«ЭкоЯз» район санитар-экологик конкурсы экологик культура формалаштыру Тукай муниципаль районы һәм Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитенә сак караш тәрбияләү; хезмәт һәм экологик культура тәрбияләү эшендә гореф-гадәтләрне торгызу; яшәү урыннарында чисталык өчен укучыларда социаль җаваплылык тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә гражданнар, оешмалар һәм дәүләт хакимияте органнары инициативаларын берләштерү максатында уздырыла.
Конкурс 2023 елныӊ 1 апреленнән 2023 елныӊ 13 маена кадәр үткәрелә.
Тукай муниципаль районыныӊ санитар-экологик конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
«Иӊ яхшы балалар бакчасы»
«Иӊ яхшы мәктәп»
«Иӊ яхшы гаилә»
«Иӊ яхшы экоишегалды»
«Иӊ яхшы муниципаль берәмлек».
Катнашучыларның эшләре һәм проектлары бастырылган һәм рәсмиләштерелгән рәвештә дә, электрон формада да кабул ителә (фото/видео материаллар, массакүләм мәгълүмат чараларындагы басмалар, башка раслаучы документлар).
Акцияне уздыру кысаларында үткәрелергә мөмкин чаралар:
«Иӊ яхшы балалар бакчасы»: сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, флэшмоблар, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, шигырьләр һәм җырлар язу, макулатура җыю, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.
«Иӊ яхшы мәктәп»: сыерчык оялары ясау, экологик дәресләр үткәрү, флэшмоблар, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, шигырьләр һәм җырлар язу, макулатура җыю, агач утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.
«Иӊ яхшы гаилә»: сыерчык оялары ясау, флэшмоблар, кече архитектура формаларын булдыру, каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю, территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту, макулатура җыю, агач утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.
«Иӊ яхшы экоишегалды»: йортта яшәүчеләрнең территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча инициативаларын гамәлгә ашыру, макулатура җыю, агач утырту, экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сак караш белән карауга юнәлтелгән башка чаралар үткәрү.
«Иӊ яхшы муниципаль берәмлек»: муниципаль берәмлекнең күзәтчелек эшчәнлеге, экологик-агарту һәм экологик-практик эшчәнлеге (аерым рейтинг буенча).