Августның беренче ункөнлегендәге яңгырлар урып-җыю эшләрен шактый тоткарлады. 13 августка район буенча бөртекле культураларның 20 мең гектардан артыгы урып-җыелды. Бу исә бөтен мәйданның 44 проценты дигән сүз. Көн саен кырларда 91 комбайн эшли, һәр көнне 1261 гектар урып суктырыла, гектардан уртача уңыш – 17,2 центнер. Быелгы корылыклы елда уҗым культураларыннан чагыштырмача тотрыклы югары уңыш җыела. Арыштан – 22,4, көзге бодайдан – 19,7 центнер. “Алмаз” АХП, фермер Миңнеханов КФХ районда беренчеләрдән 13 августка урып-җыю эшләрен төгәлләделәр. Хәзер киләсе ел уңышы өчен туңга сөрү киң җәелә. “Гигант”, Тукай азык-төлек корпорациясе, “Ярыш” игенчеләре көннән-көн эш темпын арттыралар. Гигантлылар бөтен мәйданның 95 процентында урып-җыюны төгәлләделәр, гектардан 24,5 центнер уңыш чыкты.