Мөнирә Фәйзуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 9 апрельдә Яңа Сарайлы авылында яшәүче Мөнирә Шәрәфетдин кызы Фәйзуллинага 95 яшь тулды. Тыл хезмәтчәннәрен зур юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев һәм район ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вазиева килде.
Мөнирә Фәйзуллина Минзәлә районыннан. Бөек Ватан сугышы елларында урман әзерләүдә эшли. Иске Гардали авылыннан Биҗанга кияүгә чыккач, ул 1961 елда безнең районга күченде. Бер елдан соң Фәйзуллиннар гаиләсе Яңа Сарайлы авылында урнаша, пенсиягә кадәр авыл хуҗалыгында эшлиләр. Гаиләдә өч бала туа. Бүген көндә Мөнирә Фәйзуллина туганнарының һәм якыннарының игътибарын, ихтирамын тоеп яши.