Тукай районында язгы чәчү кампаниясе старт алды.
Бүген беренчеләрдән булып «Кама» агрофирмасы хезмәтчәннәре арпа чәчүгә кереште. Тукай районы башлыгы Фаил Камаев кырда булып, җитәкчеләр, игенче-механизаторлар белән очрашты, эшнең сыйфаты белән кызыксынды.
«Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсендәге басуда язгы чәчү эшләре бара. Басуда заманча техника белән тәҗрибәле механизатор Александр Суров идарә итә.
«Барлыгы 1700 гектар мәйданда арпа чәчергә ниятлибез. Инде чәршәмбе көнне чөгендер чәчергә – планда», - диде «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсе җитәкчесе Равиль Ильдарханов.