ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Китапка икенче тормыш бүләк ит» хәйрия акциясен үткәрә. Акциянең төп максаты – мәктәп китапханәләре фондын фәнни-популяр, уку-укыту, белешмә әдәбият белән тулыландыру, баету. Әлеге максаттан мәктәп китапханәләре укучылардан, иганәчеләрдән китаплар кабул итә. Китапны саклау, балаларны һәм яшүсмерләрне китап укуга тарту, китапка сакчыл караш тәрбияләү бурычларын үз алдына куйган хәйрия акциясендә барыгызны да актив катнашырга чакырабыз. Ул 30 августка кадәр дәвам итә.