Бик күңелле үтте җәй (Новотроицк мәктәбеннән хәбәр)

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Балалар чарада актив катнаштылар: биеделәр дә, җырладылар да, мәктәп тормышыннан кызыклы күренешләр дә күрсәттеләр. Моннан тыш, смена барышында экология һәм тирә-як мохитне саклау елы уңаеннан, төрледән-төрле рейдлар оештырылды. Балаларның күмәк көче белән чишмәләр, сулыклар чистартылды.  Түбән Кама шәһәренә Кызыл чишмә буена экскурсиягә бару укучыларга бик истәлекле булды. Җәйге ял башкалада уздырылган XXVII җәйге студентлар уены белән тәңгәл килде. Теннис буенча күп тапкырлар район турнирларында җиңү яулаган укучыларыбыз Казанга барып, Универсиада уеннарын карап кайтты, танылган спортчылардан автографлар алу бәхетенә дә ирештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International