Кнәз мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Анда СВО зонасыннан вакытлыча ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев, хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов катнашты. Ветераннар истәлекләре белән уртаклаштылар, шулай ук сәхнәдә СВОда катнашучыларнын хөрмәтләделәр, Ватанга карата патритотизм һәм мәхәббәт кыйммәтләре турында сөйләделәр.