25 апрельдән 10 июньгә чаклы республикада балыклар уылдык чәчкән вакытта һәвәскәр балыкчыларга балык тоту тыела, ә балык тоту белән шөгыльләнүче сәнәгать оешмаларына әлеге тыю 15 апрельдән 15 июньгә кадәр дәвам итә.
Һәвәскәр балык тоту рөхсәт ителә, ләкин билгеле таләпләр белән. Тыю вакытында калкавычлы яки төпкә бата торган кармаклар белән ярдан балык тотарга ярый, ләкин бер кешенең балык тоту коралындагы кармаклар саны икедән артмаска тиеш.
Тыелган вакытта балык тоткан өчен штраф 2 меңнән 5 мең сумга кадәр. Салынган штрафка инспекторлар тагын зыян суммасын да кушалар.