Сугыш ветераны белән очрашу

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне. Бу көнне бөтен дөньяда фашист концлагерьларында һәлак булганнарны искә алалар, истәлекле чаралар һәм очрашулар оештыралар.


Шундый очрашуларның берсе Круглое Поле поселогының мәдәният йортында да узды. Поселокта яшәүче элеккеге балигъ булмаган тоткын - Левицкая Ольга Ивановна  үзенең истәлекләре белән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, мәктәп укучылары, авыл җирлеге башлыгы hәм халкы белән уртаклашты. Очрашуда «Шәфкать» халыкка социаль яклау хезмәтен күрсәтүче үзәкнең мөдире Гөлнур Исмагыйлева, район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева да катнашты.
Искәртеп узыйк, бүгенге көндә Тукай районында 5 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1 элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International