Авылларның чисталыгы үзебездән тора

2013 елның 16 августы, җомга

Авылларны төзекләндерү, чүп-чардан арындыру эшләре бүген район хакимиятенең аерым контролендә тора. Үткән шимбәдә генә район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов белән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, авыл башлыклары белән берлектә, рейдка чыкты.

Алар Кече Шилнә, Калмия, Боерган, Күзкәй, Калмаш авылларында һәм Яңа поселогында булды.

Авылларны төзекләндерү һәм чистарту эшләре әле дәвам итә. Галимҗан Сәетҗанович сүзләренә караганда, әле эшләнәсе эшләр шактый. Шуңа да мондый рейдлар булып торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International