«Россия халыкларының мәдәни мирас елы» кысаларында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Без традицияләрнең варислары» проектлары район конкурсы узды. Конкурс эшләре төрле темаларга булды. Бәйгедә районның барлык балалар бакчалары катнашты. Сайлап алу турыннан соң финалга 8 бала чыкты.