"Тамчыкай" балалар бакчасында тәрбиячеләр семинары узды

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Мәләкәс авылында тәрбиячеләр өчен «Социаль үсеш заманча мәктәпкәчә белем бирү юнәлешләренең берсе» дигән темага район семинары узды. Семинарда катнашучылар өчен өлкән төркемдә “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социализацияләү чарасы буларак конструктив эшчәнлек» дигән темага дәресләр тәкъдим ителде.

Педагог-психолог Лилия Умнова тәрбиячеләр өчен мастер-класс, «терапевтик хат» тренингы үткәрде. Музыка җитәкчесе Әлфия Шәйхразиева кече төркем балалары белән бергә «Җырлыйбыз, шакыйбыз, уйныйбыз» дәресен үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International