Тукай районы Новотроицк авылының «Ромашка» балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көнен шигырьләр һәм җырлар, тамашалар һәм биюләр, рәсемнәр һәм кул эшләре белән билгеләп үттеләр.
Туган тел бәйрәме алдыннан «Ромашка» да мәктәпкәчә балалар учреждениеләре мөдирләре өчен семинар узды. Ул Габдулла Тукай әсәрләре аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ике теллелек сөйләм культурасын үстерүгә багышланган иде.
Балалар бакчасы фойесында татар халкының бөек шагыйре әсәрләре темасына күргәзмә әзерләнгән иде.
Кече яшьтәге балалар Габдулла Тукай әсәрләре геройларын сурәтләгәннәр, аларның эшләре аерым бер игътибарны җәлеп итеп тора.
Балалар бакчасының яңа бинасы, аның иркен заллары, инвалид балалар өчен җайланмалары белән танышып, семинарда катнашучылар төркемнәрдә дәресләрдә булдылар. Искәртеп узабыз, Новотроицкийда 220 балага исәпләнгән балалар бакчасы быел февраль аенда Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында ачылды.
Балалар бакчасы ачылганнан бирле күп вакыт үтми, әмма тәҗрибәле һәм тынгысыз мөдир Татьяна Гусева җитәкчелегендәге педагогик коллектив үз тәрбияләнүчеләрен татар теленә өйрәтүдә зур уңышларга ирешә.
.jpg)
Педагог Венера Салихова кече төркем тәрбияләнүчеләре катнашында «Матур җырлар белән без алга барабыз» уенын үткәрде. Сабыйлар өчен туган татар телендә үткәрелгән дәрестә урман хайваннары исемнәрен кабатладылар, төс һәм исәп-хисап белемнәрен ныгыттылар.
Бакчада инглиз телен тирәнтен өйрәнүче төркемгә 18 бала йөри. Аларның остазы – тәҗрибәле педагог, тел белгече Зөлфия Гахраманова. Балалар үз осталыкларын ачык дәрес формасында узган чарада күрсәттеләр.
Татар телен белмәгән балалар йөри торган төркемдә тәрбияче Илүзә Сафиуллина ачык дәрес үткәрде. Сценарий буенча, балалар куянга бүләк эзләделәр, эш барышында туган сорауларга һәм биремнәргә җавап бирделәр. Алар татар телендә чыгыш ясадылар, шигырьләр сөйләделәр.
Ачык дәресләрдән соң барысы да балалар бакчасының актлар залына үтте. Стенада Габдулла Тукайның зур портреты эленгән, сәхнә декорацияләр белән бизәлгән иде. Педагоглар белән очрашуның концерт өлешен логопед Ләйсән Зәйниева матур итеп алып барды. Аудитория һәр номерны җылы кабул итте. Балалар Габдулла Тукай шигырьләрен, татар һәм рус биюләрен башкардылар, кызыклы инсценировкалар күрсәттеләр.
Чара ахырында район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Ләйсән Спенарская район балалар бакчалары мөдирләре алдында чыгыш ясап, балаларның сөйләмен үстерү буенча көн саен тырышып эшләүнең мөһимлеген, уен формасында татар телен белү кирәклеген билгеләп үтте.
Семинарда катнашкан Новотроицк авыл җирлеге башлыгы Дамира Габделхаева авыл җирлеге составына керүче биш торак пунктта төрле милләт кешеләре яшәвен әйтте. Алар арасында татарлар- 54,4 процент, руслар- 40,4 процент, башка милләт вәкилләре- 3,2 процент. Татар телен, аның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен белү һәм саклау бик мөһим. Ул семинарда катнашучыларга Новотороицк авылында очрашуга килгән өчен рәхмәт белдерде, үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә уңышлар теләде.