Татар теле һәм әдәбияты буенча X Халыкара олимпиада

2023 елның 2 мае, сишәмбе

22-25 апрельдә Казанда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Бөтенроссия туган телләр форумы кысаларында татар теле һәм әдәбияты буенча X Халыкара олимпиада узды. Олимпиада финалында Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең башка өлкәләреннән һәм республикаларыннан 8-11 сыйныф укучылары, Татарстан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан студентлар, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан һәм Үзбәкстан вәкилләре катнашты.

"Сәйдәш" мәдәни үзәгендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды. Түбән Суыксу мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Сөмбел Ганиева диплом белән бүләкләнде. Сөмбел һәм аның укытучысы Зилә Мирзахит кызын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International