Мәләкәс авыл җирлеге Халыкара акциягә кушылды. Калинино авылында "Хәтер бакчасы" барлыкка килде.
Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев, Алабуга Дәүләт Урман хуҗалыгы мастеры Ирек Сафин, Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә агач утырттылар.
4 мең чыршы һәм нарат агачларын утыртуда депутат Иван Виссарионов, социаль учреждение хезмәткәрләре дә катнашты.