Боерган авылының хөрмәтле ветераны Кираметдин Фәттах улы Фәттаховка 90 яшь

2013 елның 20 августы, сишәмбе

Шушы көннәрдә Боерган авылының хөрмәтле ветераны Кираметдин Фәттах улы Фәттаховка 90 яшь тулды. Сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләрен тагып, өстәл түрендә тыйнак кына утыручы мөхтәрәм ветеранны күркәм юбилее белән РФ Президенты В.В. Путин котлау хаты җибәргән.

 Район башлыгының беренче урынбасары Люция Әхмәтова юбилярны җылы котлап, исәнлек-саулык теләп, Президент бүләген һәм хатын тапшырды. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International