Шушы көннәрдә Ватан сугышында катнашкан “Японияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән Гыйльмулла Шәйморза улы Шәйморзинга 95 яше тулу уңаеннан Россия Президенты В. В. Путиннан котлау хаты алынды. Аны Ташкичүгә, фронтовикның туган йортына барып, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйзатуллина һәм районның ветераннар советы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина җылы тәбрикләп, сәламәтлек һәм озын гомер теләп тапшырдылар.