Яңа уку елы алдыннан авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга уку кирәк-яраклары алуда ярдәм итү күркәм гадәткә әйләнде. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе кысаларында ел саен район буенча дистәләгән, республика күләмендә меңләгән балага мәктәп букчалары тапшырыла. Шундый акция Круглое Поледа узды. Тантанада әти-әниләр , Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев ,район башлыгы Васил Хаҗиев, район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев катнашты.