Бүгенге көндә Мәләкәс авыл җирлегендә алты тыл ветераны гомер итә. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев белән берлектә һәйкәл янында митинг узды.
.jpg)
Ветераннар сугыш кырында һәлак булучыларга чәчәк салдылар. Соңыннан солдат боткасы белән сыйландылар, чәй эчтеләр. Ветераннарга авыл җирлеге башлыгы бүләкләр тапшырды. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга көнкүреш химия кибетенә сертификатлар тапшырылачак. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ветераннар өчен зур концерт куйдылар.