9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме

2023 елның 10 мае, чәршәмбе

9 майда бөтен ил буенча Бөек Җиңү көне бәйрәме узды. Тукай районы да читтә калмады. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүне Яңа поселогы паркында оештырдылар. Анда районның мәгариф учреждениеләре парады, ретро-техника парады, театральләштерелгән тамаша, мастер-класслар, җиңү һәм фронтка ярдәм темасына багышланган күргәзмәләр узды, балалар өчен күңел ачу мәйданчыклары эшләде, бәйрәм концерты оештырылды.

Сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның балаларын район башлыгы Фаил Камаев Җиңү көне белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта да Ватаныбыз уллары азатлык өчен көрәш алып баралар, илне һәм үз халкын яклыйлар. Район җитәкчеләре һәм бәйрәмгә җыелучылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International