20 август көнне укытучыларның август конференцияләре кысаларында Новотроицк гомуми белем бирү мәктәбендә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары , шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучыларының киңәшмәләре үтте. Эш барышында юбилярларны, яшь укытучыларны котлау, 2012-2013 нче уку елына йомгак, 2013-2014 нчы уку елына эш планы,укытучыларның чыгышлары, мастер-класслар, тренинглар булды. Киңәшмә барышында туган сорауларга җавап бирелде.