«Форпост» республика мәктәп, яшьләр спартакиадасының зона этабы узды

2023 елның 16 мае, сишәмбе

12 майда Чаллыда «Форпост» республика мәктәп, яшьләр спартакиадасының зона этабы узды. Форпост активистлары арасында Спартакиаданың зона этабын алты район берләштерде: Тукай, Актаныш, Минзәлә, Алабуга, Түбән Кама, Әгерҗе.

Спартакиада 7 этаптан тора: гер күтәрү, пневматик винтовкадан ату, автоматны җыю, 100 метрга йөгерү, арканны тарту. Тукай районының «Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» форпост үзәге командасы Виктор Белов җитәкчелегендә 3 нче урынны алды. Командабызны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International