Районда“Пассажир йөртүчеләр союзы” ассоциациясе эшли.

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Районда “Пассажир йөртүчеләр союзы” ассоциациясе эшли. Равил Төхфәтуллин җитәкчелегендәге бу ассоциацияга бүген   5 шәхси эшмәкәр – Раушан Тимергалин, Назыйм Вәлиуллин, Ринат Габдрахманов, Эдуард Айдаров, Андрей Потапов керә. Әлеге автопредприятиеләрдә – 36 машина йөртүче, 2 механик, 2 медицина хезмәткәре эшли. Бу эшмәкәрләр райондагы барлык юнәлешләрдәге маршрутларда хезмәт күрсәтә. Районда маршрут автобусларының юл йөрү озынлыгы 370 километрга җитә. Автотранспортчылар 2012 елда 1 252 375 кешене кирәкле урынына илтеп җиткергән, шуларның 461 370 – ташламага ия гражданнар .Быел автопарк 70 процентка  яңартылган. Лизинг һәм кредитка яңа автобуслар алынган. Бүген пассажир йөртүчеләрнең автопаркында, гомумән алганда, 24 автобус, 7 җиңел машина исәпләнә. Алар, заман таләпләреннән чыгып, ГЛОНАСС системасы, куркынычсызлык кнопкалары белән җиһазландырылган. Пассажирларның иминлеге, исәнлеге иминиятләштерелгән.

Якты юл» газетасы битләреннән...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International