Тукай районында умартачылык сезоны башланды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

2023елның 1 маена булган язгы ревизиядән соң 2938 умарта оясы исәпләнә. Нигездә, умарталар кышны яхшы чыкканнар. Хәзерге вакытта Татарстанда Россиянең башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән мәгълүм булмаган бал кортларын законсыз кертү күзәтелә, әмма төп тәэмин итүче -Үзбәкстан. Карантинны кимендә 30 көн саклау таләп ителә. Умарталыкларны паспортлаштыру һәм умартачылар реестрын яңарту эше төгәлләнә. Районда бал кортларын пестицидлар һәм агулы химикатлар белән эшкәрткәндә һәлак булуга юл куймау комиссияләре эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International