Созвездие-Йолдызлык – 2023

2023 елның 19 мае, җомга

Новый поселогы мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык – 2023" фестиваленең гала-концерты узды. Тамашачылар алдында конкурста җиңүче һәм лауреат булган 200 бала чыгыш ясады.

Фестивальнең мәктәп һәм зона этабында март башыннан алып ахырына кадәр районның мәгариф учреждениеләреннән 2800дән артык бала катнашты.

Районыбызның талантлы һәм иҗади балаларын район башлыгы Фаил Камаев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев, район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ландыш Сафина котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International