20 май көнне Новый поселогында Илһам Шакиров исемендәге фестиваль-конкурсның икенче этабы узачак.
15 майда фестиваль-конкурсның сайлап алу туры узды. 75 гариза кабул ителде, икенче этапка 57 катнашучы үтте. Конкурста Тукай, Бөгелмә, Биектау, Питрәч, Актаныш, Сарман, Арча, Саба һәм Буа районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән иҗат коллективлары катнашачак.
Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!