Бүген Круглое Поле бистәсенең урта гомуми белем бирү мәктәбендә барлык сыйныфлар өчен «Юлларда куркынычсызлык» темасына профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
.jpg)
Резеда Гыйльметдинова «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов исеменнән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Любовь Гыйльмановага иминлекне тәэмин итүгә зур һәм шәхси өлеш керткәне, Татарстан Республикасында яшь юл инспекторлары хәрәкәтен үстерүдә актив катнашканы өчен "Рәхмәт хаты" тапшырды. Мәктәп укучылары «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр» һәм «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсында актив катнаштылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.