Конкурста Тукай, Бөгелмә, Биектау, Питрәч, Актаныш, Сарман, Арча, Саба, Буа районнарыннан, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 57 иҗат коллективы катнашты.
Конкурсантларны артистлык, вокал осталыклары буенча бәяләгән Алина Шәрипҗанова, Филюс Каһиров, Нәфисә Әхмәтшина, Диләрә Камалова, Раида Ермохина, Гүзәл Сибгатуллина, кай Гетц, Айдар Ниязов кебек танылган шәхесләргә җиңүгә дәгъва итүчеләрне сайлап алу аеруча авыр булды.
.jpg)
Жюри рәисе, Казан филармониясе солист-вокалисты Алина Шәрипҗанова: "Гала-концерт Илһам Шакировның туган җирендә 2023 елның август башында узачак, анда барлык номинацияләрдә җиңүчеләр һәм лауреатлар игълан ителәчәк. Ел саен ул Тукай районында үткәреләчәк. РСФСРның халык җырчысы Илһам Шакиров исемендәге республика фестиваль-конкурсына көз көне гаризалар кабул ителә башлаячак”.