Суык-су авыл мәдәният йортында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Юлия Рыбакова белән китапханәчеләр очрашты. Ул китапханәчеләрне якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде. Шулай ук эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу азагында Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлназ Шакирова бәйрәм белән котлады һәм милли орнаментлар белән бизәлгән гаҗәеп матур яулыклар бүләк итте! Мәдәният бүлеге башлыгы һәм китапханә системасы директоры исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.