Хәрәкәттә – бәрәкәт

2023 елның 26 мае, җомга

"ТР инвалидлар җәмгыяте" Тукай районы оешмасы "Сәламәтлеккә юл хәрәкәте" проекты белән 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында 322 мең сум күләмендә грант отты. Проект дәвалау-сәламәтләндерү чараларын, актив хезмәтне һәм ял итүне оештыруга юнәлдерелгән.

Бу проект мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге кешеләргә саф һавада күнегүләр ясарга мөмкинлек бирә. Тукай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында спорты белән шөгыльләнү өчен тренажерлар куелган. Бүген тантаналы рәвештә Тукай районы Пенсия фонды җитәкчесе Раил Расих улы, Картлар һәм инвалидлар йорты җитәкчесе Илфак Равил улы, район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Фәйруза Фаяз кызы, спорт бүлеге белгечләре һәм китапханә системасы хезмәткәрләре катнашты. Җитәкчеләрнең котлауларыннан соң авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт оештырдылар, спорт бүлеге белгечләре тренажерларда дәресләр буенча мастер-класс үткәрделәр. Чара бик күңелле һәм актив шартларда узды, барысы да тренажерларны сынап карадылар һәм канәгать калдылар. Әлеге проект спорт белән шөгыльләнергә, интернатта яшәүчеләргә сәламәтлекләрен сакларга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International