Хәрби хезмәткәр Мансур сөйгәне Ландыш белән үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде

2023 елның 26 мае, җомга

Махсус хәрби операциядә катнашучы Мансур кыска вакытлы ялында йөргән кызы Ландыш белән никахлашты. Никахлашу тантанасында яшь парның туганнары һәм якыннары катнашты, аларны Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров котлады. Шулай ук Мансур хезмәт иткән взвод исеменнән аларны котладылар һәм бүләк тапшырдылар. Без яшь парны котлыйбыз, бәхет һәм сәламәтлек, Мансурның исән-сау кайтуын телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International