Тукай районы республикакүләм “Каравон” бәйрәмендә

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Лаеш районы Никольское авылында узган бәйрәмгә вокаль ансамбль җентекләп әзерләнде. Аның җитәкчесе Зоя Халитова. Бәйрәм программасына фольклор коллективлары чыгышлары, төрле мастер-класслар, самовардан чәй белән сыйлаулар һәм башка күңел ачулар кергән иде.

 

Фестивальдә көн дәвамында тукайлылар катнашында борынгы аттракционнар паркы да, «Иске арба» фотозонасы һәм һөнәрчелек ярминкәсе эшләде.

Шулай ук теләүчеләр елгада көймәләрдә йөзде, рус милли ашларынан авыз итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International