Татар милли бәйрәменә әзерлек тикшерелде

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Сабантуй мәйданында җитәкчеләр һәм җаваплы хезмәткәрләр катнашында татар милли бәйрәменә әзерлек тикшерелде. Эшләргә нәтиҗә ясалды, алдагы чорга планнар билгеләде. Мәйдан территориясендә җил тегермәне, мич, шулай ук бура йорт барлыкка килде. Электр линияләре тулысынча алыштырылды, яңа электр баганалары урнаштырылды.

Сабантуй көнне үз продукцияләрен һәм хезмәтләрен тәкъдим итәргә теләк белдергән эшмәкәрләр белән дә очрашу булды. Ипподромга елга комы кертелде. Хәзерге вакытта йөгерү юлын төзекләндерү алып барыла. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә бай мәдәни программа әзерли. Ярышларга безнең республикадан гына түгел, Башкортостаннан, Пермь өлкәсеннән, Удмуртиядән дә 100дән артык чабыш атлары көтелә. Барыгызны да яраткан бәйрәмдә түземсезлек белән көтәбез. Сабантуйга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International