Кенәз авыл җирлеге башлыгы Фәндус Камалов һәм Тукай муниципаль районы депутаты Айнур Кашапов кыска вакытлы ялга CBO зонасыннан кайткан сугышчы белән очраштылар.
Хезмәтләре, шәхси батырлыклары өчен якташлары аңа рәхмәт белдерделәр. Көрәшченең кәефе яхшы иде. Чәй артында фикер алыштылар һәм дустанә мөнәсәбәттә сөйләшеп утырдылар. Җитәкчеләр алга таба да сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәчәкләрен белдерделәр.