29 майда Татарстан Республикасы Тукай районы территориясендә террорчылык янауларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча Тукай муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре директорлары катнашты.
.jpg)
Утырыш барышында Тукай муниципаль районы территориясендә «Балаларны яклау көне», «Россия көне» «Сабантуй» милли бәйрәменә багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү чорында җәмәгать иминлеген көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында мәсьәләләр каралды. 2023 елда балаларның җәйге ял итү урыннарының террорчылыкка каршы саклану торышы, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда террорчылыкка каршы саклану хәле һәм аны көчәйтү буенча чаралар турында таныштылар.