1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. Шуңа бәйле рәвештә, Бәтке авыл җирлегенең «Яшел утрау» ял паркында район хакимияте, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең район бүлеге, район мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм чарасы оештырылды.