Татарстанда көчле яңгыр һәм боз явуы, давыл чыгуы көтелә. Шуңа бәйле рәвештә ТР Гидрометоүзәге давыл турында кисәтү игълан итте. Аерым алганда, 2 июньнең 16 сәгатеннән 3 июньнең 9 сәгатенә кадәр республика буенча урыны белән яшен, яңгыр һәм боз көтелә. Моннан тыш, 15-20 м/с, урыны белән 24 м/с кадәр көчле җил фаразлана.