Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының, сыйныф җитәкчеләренең, өстәмә белем бирү укытучыларының август киңәшмәсе секция эше Мәләкәс урта мәктәбендә узды.

2013 елның 26 августы, дүшәмбе

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының, сыйныф җитәкчеләренең, өстәмә белем бирү укытучыларының август киңәшмәсе секция эше Мәләкәс урта мәктәбендә узды. 

Киңәшмә Мәләкәс урта мәктәбенең “йолдызчыклары” чыгышыннан башланып китте. Җыелышта  мәгариф бүлеге башлыгы Р.Р.Исаев , ЮХИДИ башлыгы Ш.Г. Ганиев , районның опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы ФР. Кәлимуллина , социаль яклау бүлеге башлыгы Г Шәфыйкова ,гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Э.Р.Мостафина чыгыш ясадылар.

       Аннары укытучылар секцияләргә бүленеп эшләде. Беренче секциядә тәрбия эшләре буенча урынбасарлар җыелып, мәктәптә булган иҗади конкурслар, бәйгеләр турында сүз алып бардылар. Әлеге секция җитәкчесе – мәктәптән тыш тәрбия эшләре бүлеге методисты Резидә Галиева мәктәптә, җәмгыятьтә кулланылучы заманча технологияләр турында сөйләде. Балалар белән күбрәк эшләргә, аларны нинди дә булса шөгыль белән кызыксындырырга кирәклегенә басым ясады. Новотроицкое урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Альбина Нуретдинова, Шилнәбаш, Бәтке, Круглое Поле укытучылары да чыгыш ясады. Алар барысы да үзләренең мәктәпләрендә нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләделәр.

   Икенче секциянең темасы заманча технологияләрнең сыйныф җитәкчесе эшендә кулланылышына багышланган иде. Ул да кызыклы гына чыгышларга бай булды. Әйтик, Калмия мәктәбе укытучысы Әлфирә Әхмәтгалиева яңа тәрбия алымнары, технологияләре турында сөйләде, презентация күрсәтте.

    Мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге методисты Зөһрә Гафиатуллина җитәкләгән секциядә педагог-оештыручылар һәм өстәмә белем бирү укытучылары бар иде. Монда чакырылган кунак – шәһәр балалар иҗаты үзәге методисты Виктория Костина чыгыш ясады. Аннары педагоглар Вера Костромина (Кече Шилнә) һәм Любовь Пугачева (Кнәз) секциядә катнашучылар өчен мастер-класслар уздырдылар.

      Моннан тыш, район мәгариф бүлегенең мәктәптән тыш тәрбия эшләре үзәге директоры Сания Сәйдәшева район арасында уздырылган “Иң яхшы сыйныф җитәкчесе – 2013” бәйгесе җиңүчеләренә – сертификатлар, ә иң яхшы педагогларга Мактау кәгазьләре, дипломнар тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International