Хезмәт белән матурлар һәм батырлар

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Менделеевскида узган, халык белән эшләүдә активлыкны арттыру семинарында авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, кооперативлар җитәкчеләре, шулай ук республиканың 14 районы җирлекләре башлыклары катнашты. Безнең районнан зур делегацияне муниципалитет башлыгы Фаил Камаев җитәкләде.

 Семинарда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Парламент җитәкчесе сүзләренчә, республикада 470 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңгә якын фермер һәм күп санлы шәхси эшкәртү предприятиеләре эшли, алар республиканың барлык аграр продукциясенең 40 процентын җитештерә. Болар барысы да дәүләт программаларын гамәлгә ашыру ярдәмендә мөмкин булды.

«Татарстанда дәүләт ярдәме системасы эшләнде. Дәүләт федераль һәм республика программаларында язылган ярдәм чараларыннан максималь файда алдырга
өйрәнергә кирәк», – дип ассызыклады Фәрит Хәйрулла улы.

Семинарның пленар өлешендә республикада танылган фирмер, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Минталип Миңнеханов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул ике сорау күтәрде. Беренчесе стандарт булмаган яшелчәләрне эшкәртү үзәген төзү кирәклеге хакында иде.

- Вак кишер, чөгендер һәм бәрәңгене терлек азыгына җибәрергә яки ташларга туры килә. Ә менә, мәсәлән, Чувашиядә стандарт булмаган зурлыктагы яшелчәләрдән крахмал, консервалар, хәзерге вакытта файдалы һәм «модалы» яшелчә чипсы әзерләүче завод бар. Бу мәсьәләне стратегик яктан мөһим дип саныйм, - диде ул.

Икенче мәсьәлә административ-көнкүреш комплекслары, хуҗалыклар базасында эшчеләр өчен кунакханәләр төзүгә кагылган.

Безнең районнан фермерның чыгышы көчле алкышлар белән хупланды.

Семинар республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина «Татарстанның агросәнәгать комплексында кече хуҗалык итү формаларын үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» конкурсында җиңеп чыкты.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International