Милли үрнәкләр белән таныштылар

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Таулык авыл клубында татар декоратив-кулланма сәнгатен өйрәнү дәресе үткәрелде.

Чарада һәвәскәрләр берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты. Дәрестә балалар традицион татар үрнәкләре белән кызыксынып таныштылар, аларны кәгазьгә төрле төстәге буяулар белән җентекләп төшерделәр.

– Әлеге чараның максаты итеп без милли кыйммәтләрне пропагандалауны, сәләтле балаларны ачыклауны куйдык. Рәсем ясау процессында мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге укучыларга халык иҗаты белән кызыксынуны тәрбиялиләр, эстетик һәм сәнгатьле зәвыкны формалаштыралар. Без үз максатыбызга ирешә алдык дип уйлыйбыз, балаларга чара бик ошады, – ди оештыручы Флера Вильданова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International