Сезне һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйбыз!
Сезнең хезмәтегез үзенчәлекле. Сез авыр язмышлы кешеләргә – ветераннарга, мөмкинлекләре чикле кешеләргә, ятим балаларга һәм авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итәсез.
Мондый катлаулы һәм кирәкле эшегез өчен бик зур рәхмәт. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, эшегездә уңышлар телибез. Күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.