Бүген Иске Ерыклы авыл китапханәсендә "Әйдәгез, Пушкинны укыйк" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Укучылар Пушкинның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр. Күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясалды.
.jpg)