Янгын күзәтчелеге хәбәр итә

2013 елның 27 августы, сишәмбе

Ай башыннан районда 9 янгын чыгу очрагы теркәлгән.  Шуларның 5се саксызлык нәтиҗәсендә килеп чыккан. Дүрт бакча йорты, хуҗалык корылмалары һәм Иштирәк авылында торак йорт янган. Әлеге янгыннарның өчесе - электр җиһазларының, берсе мичнең төзек булмавы аркасында чыккан. 

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, янгын күзәтчелеге көнкүреш калдыкларын йортлар янында яндырырга тыелуы, электр җиһазларын кулланганда бик игътибарлы булырга кирәклеге турында тагын бер кат искәртә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International