Мал-туар өчен яхшы сыйфатлы азык әзерләнә

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә чыкты. Берьеллык үләннәр 6017 гектар чәчелгән, күпьеллык үләннәр 8380 гектарны били. Югары сыйфатлы сенаж алу өчен төп шартларның берсе - чабу вакытын үтәү. Беренчеләрдән булып мал-туар өчен азык әзерләүгә «Ирек» ҖЧҖ, «Гигант» ҖЧҖ, И.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, «Ярыш» ҖЧҖ төште. Алар 700 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабып алды, сенаж траншеяләренә 2200 тонна үлән салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International