Җәйге лагерь: файдалы да, кызыклы да

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Җәй көне ата-аналар балаларын яңа урыннарга алып чыгарга, әби-бабасында ял иттерергә, диңгез буена алып барырга тырышалар. Су коену, саф һавада йөрү, әби-бабайга бакча эшләрендә булышу яңа уку елына яңа көчләр тупларга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә балаларын төрле юнәлешләрдә эшләүче җәйге лагерьларга җибәрүчеләр дә күп. Мондый ял урыннары балаларның һәм үсмерләрнең сәламәтлеген ныгытуда һәм тәрбияләүдә үзенчәлекле роль уйный.

Бүгенге көндә район мәктәп яны лагерьларында 755 бала ял итә, “Балкыш” балалар сәламәтләндерү лагерында - 75 бала. Җәйге каникул чорында 300 бала ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International