Районның инвалидлар оешмасы, мәдәният бүлеге белән уздырылган «Бәллүр курчак» иҗат фестивале кысаларында, авылларда физик мөмкинлекләре чикле балалар белән очрашулар, түгәрәк өстәл артында әңгәмәләр оештырылды.
Шушы көннәрдә генә социаль яклау бүлегеннән психолог Альбина Зиятдинова, укытучы- тәрбияче Лилия Сәйфуллина Боерган авылы җирлегендә яшәүче физик мөмкинлекләре чикле кызларыбыз- Ләйсән Шамилова, Алсу Галиахметова янында булып кайттылар. Колыш авылында яшәүче “кояш” кызыбыз- Алсуны дистә еллар буена әтисе ялгызы гына тәрбияли.
Шамилов Илнур белән Гөлчәчәкләрнең тату гаиләсендә тәрбияләнгән, начар күрүче кызлары Ләйсәнне өйгә килеп укыту оештырылган. Укытучы Ләйсән Мулланурова - үз эшенең остасы, бергәләп шигырьләр ятлыйлар, төрле күнегүләр, мавыктыргыч уеннар уйныйлар. Алабуга сукырлар китапханәсеннән алып кайткан дәреслекләр нигезендә, Ләйсән ханым аны Брайль хәрефләре белән укырга өйрәткән. Социаль яклау бүлеге белгечләре әзерләп алып килгән мини- театрны Ләйсән бик яратып тыңлады. Бүлек белгечләре балалар белән генә түгел, әти- әниләргә дә киңәшләре белән һәрчак ярдәм итәләр.