Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан тикшерү уздырылды

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан торак пунктлар территориясендә беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларының үтәлешен тикшерде.

Җирле үзидарә органнары тарафыннан урман фонды белән чиктәш торак массивлары кишәрлекләре периметры буенча минераллаштырылган полосалар төзү, торак пунктлар территориясендә коры үләннәрдән, чүп-чардан чистарту буенча чаралар күрелмәде, дип билгеләнгән.

Казан районара табигатьне саклау прокуроры тарафыннан закон бозуларны бетерү максатыннан Татарстан Республикасы авыл җирлекләре һәм муниципаль округлары җитәкчеләренә карата закон бозуларны бетерү турында 35 тәкъдим кертелгән, алар каралуда.

Закон бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International