Коррупциягә каршы бергә!

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Круглое Поле бистәсе урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Күңелле поезд», Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Каенкай» мәктәп яны лагерьларында «Коррупциягә каршы бергә!» дигән темага сөйләшү узды. Мондый чаралар балаларда коррупциягә каршы дөньяга караш формалаштыра, намуслылык, тәртип тәрбияли.

Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Айрат Ибраһимов коррупциягә каршы тору чаралары турында әңгәмә үткәрде, илебездә коррупциянең нинди җитди проблема булуын һәм коррупция юнәлешендәге хокук бозулар өчен юридик җаваплылык турында сөйләде. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, һәркем закон нигезендә яшәргә һәм эшләргә тиеш. Коррупция күренешләреннән качар өчен үз хокукларыңны нык белергә һәм аларны яклый белергә кирәк. Балачактан ук баланы коррупциягә тискәре карашка өйрәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International