Район хакимиятендә кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән тукайлылар белән очрашу узды.
Анда катнашучыларны Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев сәламләде.
Очрашуда аралашу җанлы булды, хәрбиләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, көнүзәк проблемалар турында фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу ахырында район җитәкчелеге хәрбиләргә кирәк-яраклар тупланган бүләкләр тапшырды.