Наркотикларсыз тормыш

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Республикада наркотиклардан файдалануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы дәвам итә.

 Теләнче-Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре "Каенкай" мәктәп яны лагере тәрбияләнүчеләре белән "Мин тормышны сайлыйм!", наркотиклар куллануга каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Әңгәмәдән соң  балалар плакатлар ясады.

Ташкичү авыл клубында «Без наркотикларга каршы» дигән әңгәмә үтте. Балалар белән наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр, бу зарарлы гадәтнең нәтиҗәләрен аңлаттылар.

Кече Шилнәдә дә наркотикларга каршы чара уздырылды. Яшүсмерләр белән наркотикларның зыяны, наркотикларны тарату ысуллары һәм куллану нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International